Сабан туена Төркиядән кунаклар килә

Сабан туена Төркиядән кунаклар килә

(Истанбул, 9 июнь, «Татар-информ», Камилә Кәрими). Төркия татарлары күптән инде Татарстандагы бер татар авылында Сабан туе күрергә тели иде. Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге аларның теләкләрен исәпкә алып, оештырган төркем бүген Казанга юлга чыкты. Аларның күбесе Татарстан туфракгына беренче мәртәбә аяк баса. Төркия кунаклары иң элек меңьеллык Казанның тарихи урыннары белән танышачак. Алар Сөембикә манарасы янында дога кылырга ниятлиләр. Төп максатлары исә авыл Сабан туе бәйрәмен күрү булганлыктан, Арча районы Үрнәш авылындагы Сабан туена катнашачаклар. Татар авылы тормышы белән танышулары көтелә. Шулай ук изге Болгар хәрабәләренә сәяхәт тә планлаштырылган.

Ерактан килгән бу милләттәшләребез Бөтендөня татар конгресссы карамагында сәяхәт кылачак.