Нурзия Сергеева милли чигү серләрен ача

Нурзия Сергеева милли чигү серләрен ача

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Чигү серләре белән кызыксынучылар өчен «Мәгариф» нәшриятында Нурзия Сергееваның «Татар чигүе» исемле китабы дөнья күрде. Авторның моңа кадәр Татарстан китап нәшриятында «Тылсымлы энә» һәм «Әбием сандыгы» дигән китаплары да чыккан иде.

Н.Сергееваның яңа китабында гамәли бизәлеш сәнгатенең бер төре буларак милли чигүнең борынгыдан алып хәзерге көнгә кадәр кулланып килгән төрләре өйрәтелә. Анда шулай ук тукымага, күнгә һәм көнкүрештә куллану әйберләренә бизәк төшерү, калфак, түбәтәй һәм сөлге чигү үрнәкләре бирелә. Басманы матур итеп төсле рәсемнәр белән рәссам Лилия Золондинова бизәгән.

Нурзия Сергеева Казандагы балалар иҗаты үзәгендә сәнгать түгәрәген җитәкли. Аның чигү серләренә багышланган китабы укучылар һәм тәрбиячеләр өчен дә кирәкле әсбап булачак.