Чиләбе рәссамы Илүс Хәсәновның “Чиләбем – Уралым” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды

Чиләбе рәссамы Илүс Хәсәновның “Чиләбем – Уралым” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Кичә Казан милли мәдәният үзәгендә Чиләбедә яшәп иҗат итүче рәссам Илүс Хәсәновның “Чиләбем-Уралым” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды.

Илүс Хәсәнов чыгышы белән Башкортостанның Яңавыл районы Максимка авылыннан. 1998 елдан ул Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан әзерләнгән әлеге күргәзмәдә аның табигать күренешләре, шулай ук портретлар һәм натюрмортлар сурәтләнгән 49 картинасы урын алган.

Тантанага рәссамны котларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та килгән иде. Ул рәссамга киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булуын һәм яңадан-яңа сәнгать әсәрләре тудыруын теләп калды. И.Хәсәновны шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм якташлары да җылы котлады.