Камал театры артистлары «Үлемсез полк» онлайн акциясенә кушылды

Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хэштегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Камал театры «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Артистларның Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары хакындагы истәлекләре #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән урнаштырылган.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бабасы Хәким Гәрәев хакындагы истәлекләре белән бүлешә. Артистка Гөлчәчәк Хәмәдинурова бабасы Шәрифьян Бикбулатов (Хамадинуров) турында сөйли. Татарстанның атказанган артисты Айрат Арсланов әтисе Зәки Арсланов һәм бабасы Асылгәрәй хакында сөйли.

Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган.