ТР Президенты "Казан. Кинематограф. Гасырдан-гасырга" һәм "Татарстаннан кинога" күргәзмәләрендә булды

Ике күргәзмә дә Казан Кремлендә эшли

  (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Манеж" күргәзмә залында оештырылган "Казан. Кинематограф. Гасырдан-гасырга" күргәзмәсендә булды. Андагы экспозицияләр белән шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә танышты.

Күргәзмә агымдагы елның 25 февралендә рәсми төстә ачылган иде. Экспозицияне оештыру идеясен Татарстанда кинематография тарихы турындагы китап авторы Елена Алексеева тәкъдим иткән.

Шулай ук бүген Казан Кремле территориясендә Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кино елына багышланган "Татарстаннан кинога" күргәзмәсен карады. Күргәзмәнең геройлары - Россия һәм Татарстан кинематографиясе үсешенә сизелерлек өлеш керткән кешеләр.

Күргәзмәләр буенча "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева аңлатма бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.