news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Түбәтәй» фестивале ачылды

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать, халык традицияләрен саклау, шулай ук милли аш-су һәм йолаларга зур игътибар бирелә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган «Түбәтәй» көнчыгыш базары» мәдәниятләр фестивале мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Грузия, шулай ук Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасы белән таныштыра.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать, халык традицияләрен саклау, шулай ук милли аш-су һәм йолаларга зур игътибар бирелә.

Мәдәни агарту һәм сәнгать белгечләренең чыгышлары белән үрелеп барган шәхси коллекцияләрне тәкъдим итү, осталар, рәссамнар турында фильмнар күрсәтү, шәхси һәм дәүләт музейларының экспозицияләре әлеге проектның аерылгысыз өлеше булып тора, диелә хәбәрдә.

Фестиваль кысаларында «Миллихәситә» @millihasite проекты XIX йөз урталарындагы нык тормышлы Казан татарларының традицион хатын-кыз костюмнарын үз эченә алган уникаль коллекция тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100