news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

43нче Мәскәү кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак

Фестиваль Россия башкаласында 22-29 апрельдә узачак.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 43нче Мәскәү халыкара кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак.

Кинофорумның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль 22 апрельдә башлана.

Фильмда вакыйгалар 1944 елның җәендә бара, нәкъ менә шул вакытта Михаил Девятаев немецларга әсир төшә. Күпмедер вакыттан соң ул, дошман бомбардировщигын урлап, концлагерьдан кача.

Картина реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Очучы, Советлар Союзы Герое (бу исем аңа 1957 елда бирелә) Михаил Девятаевның тормышы Татарстан башкаласы белән бәйле – 1938 елда ул Казан елга техникумын тәмамлый, сугыштан соң Казанга әйләнеп кайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100