Быел «Йолдызлык» фестивалендә миллионынчы катнашучы теркәлде

Яшьләр иҗаты фестиваленең республика этабы 8 апрельдә башланды.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстан Республикасында «Йолдызлык» иҗади яшьләр фестивале тарихында миллионынчы катнашучы теркәлде. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Быел фестивальдә Казаннан 8 меңнән артык бала катнашты. Бу – шәһәр этабы тарихында абсолют рекорд», - дип искәртте ул.

Март ахырында «Йолдызлык-2018» эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең Казанда зур гала-концерты булды. Быел балалар иҗат фестивале үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Иҗади марафонга 29 мартта нәтиҗәләр ясалды, анда 160 җиңүченең исемнәре игълан ителде.

Яшьләр иҗаты фестиваленең республика этабы 8 апрельдә старт алды.