Екатеринбургта Татар киносы көннәрен ачу тантанасы узачак

Чарада «Татаркино» җитәкчеләре һәм «Байгал» фильмын төшерүчеләр катнашачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 20 мартта Екатеринбургта «Кино йортында» Татар киносы көннәре проектын ачу тантанасы узачак. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чарада «Татаркино» җитәкчеләре һәм «Байгал» фильмын иҗат итүчеләр катнашачак. Фильның режиссеры Илдар Ягъфәров «Киношок-2018», «Балтыйк дебютлары» кинофестивальләренең махсус призлары белән бүләкләнде.

Татар кинематографының тарихы 1924 елдан — илдә беренче һәм Идел буе округында беренче булып «Таткино» кино оешмасына нигез салынганнан соң башлана. Бүген әлеге мәдәният оешмасы төбәктә кинематографны үстерү өчен җаваплы оешма булып тора. Ул кинопрокат, фестиваль, форум, кино эшлеклеләре белән иҗади очрашулар оештыра.