Самара өлкәсендә фольклор-этнографик конкурсына әзерләнәләр

Гаризалар 2019 елның 10 мартына кадәр кабул ителә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә фольклор-этнографик конкурсына әзерләнәләр. Бу турыда Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Этнолик» V өлкә фольклор-этнографик конкурсына гаризалар кабул итү 10 мартта тәмамлана. 

Конкурсны Самара дәүләт мәдәният институты белән бергә Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты, Самара өлкәсе халыклар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе тарихи-туган якны өйрәнү музее оештыра.

Конкурсның максаты – балаларда һәм яшьләрдә этник мәдәнияткә кызыксыну уяту һәм төрле халыкларның үзенчәлекләренә хөрмәт һәм толерант мөнәсәбәтләр булдыру. Бәйгедә этник мәдәниятне, туган телне һәм традицияләрне белүчеләр, иҗади сәләтләре булганнар катнаша ала.

Конкурс 7-17 яшьлекләр һәм 18-25 яшьлекләр арасында үткәрелә.

Балалар конкурсы 2019 елның 21 мартында үткәрелә.