Тукай музеенда рәссам Мөдәррис Минһаҗов күргәзмәсе ачылачак

Тукай музеенда рәссам Мөдәррис Минһаҗов күргәзмәсе ачылачак

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). 11 мартта Г.Тукай әдәби музеенда «Төсләрдә милли хисләр» дигән күргәзмә ачыла. Казанның 1000 еллыгына багышланган күргәзмә Лениногорски шәһәрендә яшәүче рәссам Мөдәррис Минһаҗов иҗатыннан тора.

Мөдәррис Минһаҗов Саба районы Шәймәрдән бистәсендә туган, Ижевски университетының нәкыш һәм графика бүлегендә белем алган. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Шамил Бикчурин премиясе лауреаты рәсемнәрендә нефтьчеләр тормышы чагыла, алар арасында күп кенә портретлар да бар. Мөдәррис Минһаҗов республика шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашкан, аның әсәрләре сәнгать музейларында да урын алган. Рәссам үзенең остазы дип Харис Якуповны саный. Ул шулай ук Б.Урманче һәм Л.Фәттахов традицияләрен дә дәвам итә. Бүгенге көндә М.Минһаҗов Казанның 1000 еллыгына зур панно иҗат итү өстендә эшли.

Г.Тукай музеендагы күргәзмәдә рәссамның 50ләп картинасы белән танышырга мөмкин булачак. Алар арасында «Болгар кызы», «Айсолтан», «Изгеләр чишмәсе», «Китап тоткан татар кызы» һәм «Минем Казаным» дигән рәсемнәр дә бар. Күргәзмә ачылышында Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге һәм Милли музей җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук язучылар һәм киң җәмәгатьчелек тә катнашыр дип көтелә.