^Талымханлылар асыл затларына хөрмәт күрсәтте

^Талымханлылар асыл затларына хөрмәт күрсәтте

(Төмән, 9 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Төмән өлкәсе Төмән районының Талымхан авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылган зур бәйрәмдә«Ак калфак» өлкә хатын-кызлар оешмасыннан вәкилләр катнашты. Алар авылның 95 яшен тутырган иң өлкән Ак әбисе Мәгъзүмә апа Сабировага бүләк итеп ак яулык ябындырды, күп балалы яшь аналарга (Хәмди Айтумбетова, Әлфия Рамазанова, Бүләк Речапова) һәм тамашачылар үзләре бертавыштан сайлап алган иң-иң әйбәт әтигә (Раиф Сабиров) истәлекле бүләкләр тапшырды.

Казан дәүләт университетының юлламасы белән 17 ел элек килеп төпләнеп калган Раиф Сабиров җитәкләгән мәдәният учагында Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы Ислам Сафин, аның хатыны - җырчы һәм биюче Гөлнур һәм Манҗел авылында туып үскән, Тубыл мәдәни-агарту училищесында белем алган Илнара Рамазановалар бу авылда милли мәдәниятебезгә армый-талмый хезмәт итә, балаларда һәм яшь буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп, аларның иҗади сәләтләрен үстерүдә зур уңышлар казана. Бу бәйрәмдә дә төрле яшьтәге балалар һәм яшьләр өчен җыр һәм бию ансамбльләре татар җырларын, татар һәм башка халык биюләрен зур осталык белән башкарды һәм биюләр арасында Ислам Сафин иҗат иткән җырлар да яңгырады. Сәхнә киемнәренең байлыгына һәм матурлыгына сокланмаслык түгел иде.

Талымханда инде гаилә ансамбльләре дә барлыкка килә башлаган икән. Фәннүр һәм аның 2нче сыйныфта укучы улы Айдар башкарган җырларны тамашачылар аеруча көчле алкышларга күмде. Барлык матур сүзләр һәм җыр-биюләр хатын-кызларга багышланды, аларда нәфис затларыбызның сабырлыгына, уңганлыгына һәм гаиләне саклый белү осталыгына мәдхия яңгырады.

Әбүзәр Миңлебаев җитәкчелегендәге «Илһам чишмәсе» солисты Фәүдәт Гарипов Талымхан хатын-кызларына иң матур җырларын бүләк итте.