Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Шәриф Камал иҗатындагы музыка белән танышу
^Шәриф Камал иҗатындагы музыка белән танышу
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Шәриф Камал музей-фатирында «Шәриф Камыл иҗатында музыка» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Ул музей ачылуга 55 тулу уңаеннан уздырыла торган программа кысаларында оештырыла.
Кичәдә Казан театр училищесы студентлары Ш.Камалның кызы Зәйнәп Байгильдеева һәм замандашлары язып калдырган истәлекләрне укыячак. Әдипнең «Курай тавышы», «Козгыннар оясы», «Ут» һәм «Уяну» кебек әсәрләреннән өзекләр Казанның 3нче музыка мәктәбе укучылары башкаруында курай һәм скрипка моңнары астында яңгыраячак. Шәриф Камал үзенең әсәрләрендә кешеләрнең күңел кичерешләрен музыка уен кораллары аша бирә. Ул музыканы бик яраткан, С.Сәйдәшев һәм А.Ключарев кебек композиторлар белән еш аралашкан. Тамашачылар әлеге кичәдә язучының иҗаты белән якыннанрак танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз