“Санкт-Петербургның камера оркестрлары” халыкара фестивале башлана

“Санкт-Петербургның камера оркестрлары” халыкара фестивале башлана

(Санкт-Петербург, 9 март, “Татар-информ”, Рәхим Теләшов). Иртәгә Санкт-Петербург филармониясенең зур залында “Санкт-Петербургның камера оркестрлары” исемле IV халыкара фестиваль ачыла. Ул Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелә.

Шушы фестиваль уңаеннан бу көннәрдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Санкт-Петербургның камера оркестрлары” дигән темага матбугат конференциясе үтте. Анда төньяк башкаланың әйдәп баручы 20 гаммәви мәгълүмат чараларыннан журналистлар катнашты. Журналистларның күптөрле сорауларына Россиянең атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, “Санкт-Петербург-Арт-Үзәк” оешмасы президенты Хәнәфи Чинакаев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм Австралиядән җырчы Эндрю Гудвин җавап бирде.

Х.Чинакаев журналистларга фестивальдә Санкт-Петербург филармониясенең академия симфоник оркестры һәм Санкт-Петербургның Н.А.Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясе студентлары хоры катнашачагын белдерде. Фестиваль С.Бахның “Страсти по Иоанну” исемле әсәре белән башланып китәчәк.

Татарстаннан фестивальдә ТРның халык артисты, Россиянең дәүләт премиясе лауреаты, профессор Рубин Абдуллин катнаша. Фестивальнең җиде концертының бишесе Санкт-Петербургта, ә икесе Казанда үтәчәк. Матбугат конференциядә журналистлар бик күп сорауларына җаваплар алды һәм татар халкының музыкаль мәдәнияте турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.