^Фотосурәтләрдә – Рудольф Нуриевнең бер көне

^Фотосурәтләрдә – Рудольф Нуриевнең бер көне

(Уфа, 9 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында милләтебезнең атаклы улы, мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевкә багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Уфада Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале бара. Әлеге фотокүргәзмә дә нәкъ менә шушы тантаналы бәйрәм кысаларында эшли башлады. Фотокүргәзмәгә Рудольф Нуриевнең 1987 елда Уфада булган чагындагы дистәләрчә сурәтләре куелган. Шул елда газиз әнкәсе бик каты авыргач, Р.Нуриев, бертуган сеңлесе чакыруы буенча, Уфага кайта. Рәсми хакимиятләр тарафыннан «илне саткан шәхес» дип мөһерләнгән талантлы якташыбызны, әнкәсен күреп китү өчен, Башкортстанга бер генә көнгә кертәләр. Менә шул бер көндә, атап әйткәндә, 1987 елның 15 ноябрендә Рудольф Нуриев әнисе һәм туганнары белән генә очрашып калмый, ә үзенең бала чагы узган, анда белем алган шәһәрнең байтак кына урыннарын да карап йөрергә өлгерә. Аның белән бергә көн буена ТАСС фотохәбәрчесе Виктор Воног та Уфа буйлап сәяхәт кыла. Менә шул бер көнлек сәяхәтнең нәтиҗәсе булып дистәләрчә бик кызыклы һәм тарихыбыз өчен бәяләп бетергесез фотосурәтләр кала. Әлегә кадәр ул сурәтләрнең бер җирдә дә шулай бергә туплап күрсәтелгәне юк иде. Инде менә Башкортстан халкына шул сурәтләрне берьюлы бер урында күрү мөмкинлеге туды.

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале дәвам иткән көннәрдә әлеге күргәзмәне меңнәрчә кеше карый алачак. Фестивальдән соң да әле фотокүргәзмә җәй айларына кадәр эшләячәк. Әлеге күргәзмәне оештыручылар тарихи әһәмияткә ия булган бу сурәтләрне киләчәктә башка шәһәрләрдә дә күрсәтергә ниятли.