Виталий Агаповка Россия мәдәният министрыннан Рәхмәт хаты бирелгән

Артист үзенең дөрес юнәлештә булуы турында язган.
(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Виталий Агаповка Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән Рәхмәт хаты бирелгән. Бу хакта артист үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.Министрның Рәхмәт хатында: "Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен", - дип язылган."Димәк, без әле җырлыйбыз һәм дөрес юнәлештә барабыз", - дигән Виталий Агапов.