Татарстан һәм Кыргызстан алмаш кино көннәре уздыра

Май аенда "Татар киносы көннәре" Бишкәк шәһәрендә узса, июнь аенда Казанда "Кыргызстан киносы көннәре" булачак.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел май-июнь айларында Татарстан һәм Кыргызстан арасында алмаш кино көннәре үткәреләчәк. Май аенда "Татар киносы көннәре" Бишкәк шәһәрендә узса, июнь аенда Казанда "Кыргызстан киносы көннәре" булачак. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә. Алмаш кино көннәре турында карар Кыргызстан һәм Татарстан кинематографистлары очрашуы вакытында кабул ителгән. Әлегә кыргыз тамашачысының кайсы татар фильмнарын карый алачагы билгеле түгел.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә Казанда Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан фильм төшерү максаты белән Кыргызстан кинематографистлары делегациясе булып китте. Делегацияне күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның улы Әскар Айтматов җитәкләде. Кинематографистлар үз эшләрен Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә туган Кукмара якларыннан башлап җибәрде – фильмның беренче кадрлары шунда төшерелде. Кыргызстан делегациясе Казанда “Татаркино” оешмасы җитәкчелеге белән очрашып, хезмәттәшлек турында фикер алышты.