#атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров та кушылды

Интернетта шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмоб дәвам итә.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров та кушылды.

Әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.

Флешмобны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәргән иде.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.