Башкортстан татар басмалары абунәчеләрен барлый

Иң популяр татар басмасы - «Өмет» татар яшьләре газетасы узган яртыеллыктагы тиражны саклап калды
(Уфа, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бу көннәрдә Башкортстандагы газеталар һәм журналлар редакцияләре коллективлары быелгы беренче яртыеллыкка матбугатка язылу нәтиҗәләрен тикшерә. Республикадагы байтак кына рәсми матбугат басмалары чираттагы язылу чорында күп кенә югалту кичерде – элекке абунәчеләренең хәтсезе алардан йөз чөерде. Республикадагы татар газета-журналлары башкалар белән чагыштырганда яхшырак хәлдә, дип әйтергә була.
Башкортстандагы иң популяр татар басмасы - «Өмет» татар яшьләре басмасы узган яртыеллыктагы тиражны саклап калды. Аны алдагы ярты елда 37 меңнән артык абунәче алдырачак. «Тулпар» татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәгә җиткерә алган. Аның күләме 12 меңнән артык. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга 4 мең абунәче язылган.
Татар телендә чыгучы «Атна» исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге «игезәкләрен» бер ярым тапкырга узып китеп, 35 мең укучысын булдырды ул. Әлеге подписка чорында «Кызыл таң» газетасы да 2007 елның икенче яртысындагы тиражны җыя алган. Аны 22500 кеше алдырачак.
Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде. Шулай да, башкорт һәм рус телендәге басмаларның да шул ук аянычлы хәлдә булуы гына, бераз тынычландыра. Бар илнең уртак бәласе инде бу, дип кенә уфтанып куясың.