news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-Пресс» нәшрияты Россия күләмендә «Танылу» премиясе лауреаты булды

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Пашков йортында узды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанда һәм Идел буенда иң зур булган «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы Россиянең иң зур «Эксмо» нәшриятының «Танылу» премиясе лауреаты булды.

«Идел-Пресс» нәшрияты «Иң яхшы полиграфия предприятиесе. Безнең заман» номинациясендә билгеләп үтелде.Нәшриятның бүгенге көндәге ныклыгы һәм киләчәккә ышанычы искәртелде. Бүләк предприятиенең генераль директоры урынбасары Руслан Баһаветдиновка тапшырылды.

Тулаем алганда, Россиядә шәхси китап бастыруның 30 еллык тарихында тармак үсешенә сизелерлек йогынты ясаган төрле оешмалар премия лауреатлары булды. Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең Пашков йортында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100