news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры үз хореографын юбилее белән котлады

Рәсми һәм дусларча котлаулар театрда «Бию пәрие» спектакле алдыннан булды.

Камал театры үз хореографын юбилее белән котлады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры хореографы Сәлимә Әминова белән Курчак театрында «Маугли» спектаклен куярга килешү төзелде. Килешү Сәлимә Әминованың юбилей кичәсе вакытында — сәхнәдә имзаланды. Камал театрында хореограф Сәлимә Әминованың юбилей кичәсе үтте.

Рәсми һәм дусларча котлаулар театрда «Бию пәрие» спектакле алдыннан булды.

«Бию пәрие» — театрның биюче артисты Илдус Габдрахмановның юбилее өчен махсус куелган бер пәрдәле спектакльнең тулы версиясе. драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев аның дәвамын язып Камал театры репертуары өчен куйды. Хәзер ул тамашачы тарафыннан соралган һәм яратып каралган комедияләрнең берсе. Биредә биюләрне Сәлимә Әминова куйган.

Сәлимә Әминованы Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады. «Сез 27 ел гомерегезне театр сәнгатенә, бию сәнгатенә багышлап зур нәтиҗәләргә ирештегез», — диде ул һәм Татарстан Президентының Рәхмәт сүзен тапшырды.

Сәлимә Әминованы Уфадан Гафури исемендәге театр, Яшь тамашачы театры һәм «Нур» татар театры вәкилләре котлады, һәрберсе алга таба да аның белән спектакльләр кую теләген җиткерде. Гафури театры исеменнән котларга килүчеләр арасында арасында Сәлимә Әминованың туганы Урал Әминова да бар иде. Алар Гөлнара Казакбаева белән бергә үзләре өчен Сәлимә куйган биюне башкардылар.

Хореографны Казан хореография училищесы вәкилләре дә котлады. Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахмановның биредә укыталар. Аларның эш нәтиҗәсе буларак, укучылары Сәлимә Әминова куйган башкорт биюен башкарды.

Шактый еллар Камал театрында эшләгән Илгиз Зәйниев Камал театры сәхнәсенә «Әкият» курчак театрының баш режиссеры буларак чыкты. «Сәлимә апаның нинди профессионал икәнен беренче курска килгәч тә аңладым. Без 26 кеше идек. Арадан „Кара чикмән“ спектаклендә бии алырлыкларын сайладылар. Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллиналарны алдылар, без читкә калдык. Мин шунда ук аның үз һөнәренең остасы икәнен аңладым», — диде ул.

«Биюле спектакльләр куйганда шундый профессионаллар белән эшләргә кирәген дә аңладым. Мин Камал театрында куйган ун спектакльнең сигезендә Сәлимә Әминова биюләр куйды. Бирегә дә бүген үз эшләребезне кайгыртып килдек», — диде ул. Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында «Маугли» спектакле куеласын хәбәр итте һәм Сәлимә Әминованы биюләр куярга чакырды. Чакырып кына калмады, сәхнәдә үк килешүгә кул куйдыртты.

«Бию пәрие» спектакленнән соң театрның баш хореографын театр коллективы котлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100