Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында актёрлар кастингы уздырды
«КАМАЗ-Мастер» cериалs 2020 ел башында төшерелә башлый.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында «КАМАЗ-Мастер» сериалы өчен актёрлар кастингы уздырган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
«Качалов театры артистларының эш графигы тыгызлыгын истә тотып, кастинг театрда ук үткәрелде. Хәзерге вакытта театрда Жан Ануйның «Бал воров» спектакленең репетицияләре бара, Яңа ел әкияте әзерләнә», Кастингта театрның тәҗрибәле артистлары белән бергә яшьләр дә катнашты. Күбесенең кинода төшү тәҗрибәсе бар», — диелгән театр хәбәрендә.
- Сериал 2020 ел башында төшерелә башлый. «КАМАЗ-Мастер» — сериалның эшче исеме. Фильм ТАССРның 100 еллыгы һәм КамАЗның 50 еллыгына багышлана. Фильм өлешчә Татарстанда төшерелә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә фильм төшерү уңаеннан күренекле режиссер һәм кинопродюсер Фёдор Бондарчук белән очрашкан иде. Очрашуда «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз