В.И.Качалов исемендәге театрны реконструкциядән соң, Республика көненә ачарга планлаштырыла

Илдар Халиков театрда реконструкция эшләре барышы белән танышты


(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Премьер-министы Илдар Халиков В.И.Качалов исемендәге театрга реконструкция ясау барышы белән танышты.
Ул яңа корпуста булды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, шулай ук бу объектта эшләүчеләр озата барды.
Илдар Халиковка эшләрнең барышы турында сәнгать җитәкчесе - театр директоры Александр Славутский сөйләде.
Төзелешне караганнан соң, Премьер-министр театрда төзелеш эшләре барышын көндәлек контрольдә тотарга кушты.
Александр Славутский әгәр дә театрны реконструкцияләү эшен ТР Президенты үз контроленә алган икән, бу Республика көненә театр яңа кыяфәттә, яңа сәхнәдә эшли башлар дигән, өмет өсти, диде.