Саба районы Кызыл Мишә мәдәният йортында «Бердәм булыйк!» дигән бәйрәм концерты узды

Бәйрәм мәдәният йортының иҗат сезоны ачылу кысаларында узды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иҗат сезонын ачу кысаларында, 6 ноябрь көнне Саба районы Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Бердәм булыйк!» дигән бәйрәм концерты булып узды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл халкы сәхнәгә чыккан артистларны көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды.

«Яраткан тамашачыбызга һәм үзешчән сәнгать артистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.