Башкортстанда җырчы Бибисара Азаматова исемендәге урам яки мәктәп булуы ихтимал

Баймак районында яшәүчеләр популяр җырчының исемен мәңгеләштерүне сорап республика башлыгына мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Баймак районының Темәс авылында яшәүчеләр популяр җырчы Бибисара Азаматова исемен мәңгеләштерүне сорап республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтик, җырчы Бибисара Азаматова туган көне алдыннан 20 октябрьдә вафат булды. Аңа 70 яшь иде.

Баймак районы халкы республика җитәкчесе белән очрашуда җырчыга атказанган яки халык артисты исемен бирү мөмкинлеген карауны сораган. Радий Хәбиров бу мәсьәлә буенча йөкләмә бирәчәген һәм Баймак районында берәр урамга яки мәктәпкә җырчы исемен бирү турында уйларга кирәклеген әйткән.

Биредәге клуб мөдире төбәк башлыгына музыкаль җиһазлар алырга ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән.

«Яңа ел бәйрәмнәренә яңа җиһазлар белән тәэмин итәргә кушачакмын. Әлегә эпидемия вазгыяте сәбәпле, яңа ел чараларын планлаштырырга иртәрәк. Республикада яшәүчеләргә тагын бер тапкыр бу катлаулы вакытта үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләрен саклауны сорап мөрәҗәгать итәм», — дигән Радий Хәбиров.