София Гобәйдуллинаны чит илдә яраталар, Россиядә гадирәк музыка сорала – Айдар Гайнуллин

Бүген дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин "Concordia" халыкара заман музыкасы фестивалендә катнашты.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге көндә Европада иң популяр композиторларының берсе София Гобәйдуллина әсәрләре чит илләрдә еш уйналса да, Россиядә сорау зур түгел. София Гобәйдуллина исемендәге "Concordia" халыкара заман музыкасы фестиваленең икенче концерты алдыннан танылган татар музыканты, виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин шул хактагы фикерләрен уртаклашты.

“Мин София Гобәйдуллина иҗатын бик яратам. Аның композицияләрен баян белән соло буларак та, оркестр белән дә башкарам. Болар, нигездә, катлаулы әсәрләр һәм мин аларны чит илләрдә уйныйм, - диде Айдар Гайнуллин концерт алдыннан "Татар-информ" хәбәрчесенә. – Ә Россиядә аның әсәрләрен башкаруым белән бик мактана алмыйм. Концертны оештыручылар гадирәк музыкага заказ бирәләр. София Гобәйдуллинаның музыкасы бик үзенчәлекле – ул профессиональ, тар аудиториягә юнәлтелгән. Фестивальләрдә алар уйнала әле, ә менә концертларда бик юк”.

“Европада ул композицияләрне еш уйныйм. Немецлар концерттан соң килеп бик соклануларын әйтәләр, сораша башлыйлар. Монда гади тамашачылы киң аудитория турында сүз бара. Гобәйдуллина тикмәгә Германиядә яшәмидер инде, аны анда бик яраталар”, - ди Айдар Гайнуллин.

"Concordia" халыкара заман музыкасы фестивалендә беренче тапкыр катнашкан Айдар Гайнуллин. Ул Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән бергә А. Пьяццолла, Г.Толстенко, Зөлфия Раупова әсәрләрен башкарды.

Тамашачы Казанда Айдар Гайнуллинны җылы кабул итте һәм озак алкышлады. Концертка музыкантның әти-әнисе һәм Казанда яшәүче туганнары да килгән иде.

Мәгълүмат өчен. Айдар Гайнуллин - Мәскәүдә туып үскән татар музыканты, композитор, Татарстанның атказанган артисты. Гнесиннар исемендәге Россия музыка мәктәбен һәм Берлинда Hanns Eisler югары мәктәбен тәмамлаган. Дөньяның иң затлы концерт залларында чыгышлар ясый. Үткән ел Айдар Гайнуллин “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашты. Быел ул фестивальгә чакырулы түгел.