Казанда Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль узачак

Классик музыка фестивалендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан солистлары катнаша.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 11,12, 27 ноябрь көннәрендә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге III халыкара классик музыка фестивале узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

“Фестиваль афишасында өч концерт, шуларның берсе “Яхин-Гала” дип аталачак, – ди Зимфира Гыйльметдинова. – Бу концерта композиторның халыкка киң танылган һәм шулай ук, сирәк яңгыраган әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Рөстәм Яхин – 450 романс һәм җырлар авторы”.

11 ноябрьдә Рөстәм Яхин исемендәге III халыкара классик музыка фестиваленең ачылышы булачак. Концертта Россиянең атказанган артисты Владимир Самсонов (Санкт-Петербург) романслар, Россия һәм чит ил эстрада җырларын башкарачак. Концертмейстер – Россиянең атказанган артисты Елена Буланова (Санкт-Петербург).

12 ноябрьдә халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәүдән килгән музыкант Екатерина Мечетинаның концерты оештырыла. Бүгенге көндә Екатерина Мечетина дөнья масштабына чыккан иң талантлы пианистларның берсе. Программада дөнья классикасы әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак.

27 ноябрьдә фестивальнең ябылышы “Яхин-Гала” концертында Рөстәм Яхин иҗат иткән әсәрләр тәкъдим ителә. Монда Илһам Вәлиев (Уфа), Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамира Закирова (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), “Болгар кызлары” триосы (Казан) һәм башкалар катнаша.

Белешмә өчен: композитор Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале беренче тапкыр 2015 елда оештырыла. Проектның максаты – милли музыка сәнгатен, Рөстәм Яхин әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка таныту. Фестиваль һәр ел саен ноябрь аенда оештырыла.