Балтачта “Айсылу” фильмының премьерасы булды

Барлык мәктәп укучылары диярлек, берничә авыл мәдәният йортында балтачлылар әлеге фильмны карарга өлгерде.

(Балтач, 8 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Бәйрәм алды, бәйрәм көннәрендә Балтач авылларында яшәүчеләр күптән көтелгән “Айсылу” фильмын карый алды, дип яза район газетасы.

Райондашларыбыз өчен ул аеруча якын. Баш рольдә якташыбыз Гөлназ Галимуллина булса, тагын бер якташыбыз, данлыклы җырчы Римма Ибраһимова катнашу белән дә бик кадерле ул безгә.

Фильм татар тамашачысына яхшы таныш. Проектның пилот төре 2015 елда башкаланың “Мир” кинеотеатрында берничә тапкыр күрсәтелгән һәм татарча Золушка дип бәяләнгән иде. Дөрестән дә, фильмның сюжеты бик тәэсирле. Әнисе белән авылда яшәүче, бик тә сәләтле, җырчы булырга бик тә хыялланучы инвалид кыз, синнән чын сәхнә йолдызы ясыйм дигән продюссер... Зур хыяллар, шул юлда авырлык-каршылыклар, саф мәхәббәт... – тамашачыны бер генә минутка да битараф калдыра алмый торган вакыйгалар бәйләме. Балтачлылар да Алексей Барыкин сценарие буенча, яшь режиссерлар Рөстәм Вәлитов белән Салават Сөнгатуллинның уртак хезмәте булган бу фильмны, бигрәк тә төп рольдәге Гөлназыбызның уенын сокланып, бик җылы кабул итте. Гөлназ укыган Балтач мәктәбендә премьера, азактан Гөлназ белән очрашу үткәрелгән, фильм бөтен мәктәпләрдә диярлек (нибары бер мәктәптә куярга өлгермәгәннәр), берничә авыл мәдәният йортында күрсәтелгән инде. “Тамашачыларның олысы-кечесе тын да алмый карады, бер генә кеше дә битараф калмады дисәм дә, арттыру булмас”, – ди район кино оешмасы җитәкчесе Радик Михайлов.