Әлмәт театры әфган темасына багышланган Америка бестселлерын сәхнәләштерде

Америкада яшәүче әфган язучысы Холед Хөсәенның «Җил артыннан» романы буенча эш башланганда әле әфган җирендәге бүгенге мәгълүм вакыйгалар башланмаган була.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры әфган темасына багышланган Америка бестселлерын сәхнәләштерде. Театр «Җил артыннан» романының сәхнә варианты белән 77 нче сезонын ачты.

Сезон ачылышына һәм премьераны тамаша кылырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да килгән иде. Шулай ук әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хабетдиновалар тамаша кылды.

Америкада яшәүче әфган язучысы Холед Хөсәенның «Җил артыннан» романы 2003 елда басылып чыга, 2005 елда АКШ бестселлерлары исемлегендә өченче урын ала. The Millions журналы версиясе буенча роман укучылар тавышы буенча миллениумның иң яхшы китаплары исемлегенә керә.

Әсәрдә сүз Әфганстанда яшәүче ике малай турында бара. Әмир — аксөяк пуштун малае, аның хезмәтчесе һәм дусты, соңыннан ачыкланганча, туганы булган Хәсән — әфган җирендә кимсетелүләргә дучар булган хәзәри милләтеннән. Әсәр дуслык, хыянәт турында, татар халкы өчен дә канлы яра булган әфган сугышы мизгелләре күз алдыннан үтә.

Спектакль кую буенча эш башланганда әле әфган җирендәге бүгенге мәгълүм сәяси вакыйгалар башланмаган була.

Әсәрне сәхнәгә татар чыгышлы актер һәм режиссер Камил Тукаев сәхнәләштерде. Әлмәт театры романның сәхнә варианты өчен драматург Мэттью Спенглер инсценировкасын сайлаган. Татар теленә театр актрисасы Резеда Хәертдинова тәрҗемәсе. Театр җитәкчелеге романны сәхнәләштерү буенча тиешле авторлык хокукларын алган.

Костюмнар буенча рәссам — Фагыйлә Сельская, ут буенча рәссам — Наталья Кузнецова. Пластик бизәлеш — Виктория Арчая. Төсле графика — Ольга Кулагина.