Кариев театры «Сөннәтче бабай» спектаклен тәкъдим итә

21 октябрь «Сөннәтче бабай» спектаклен матбугат чараларына тәкъдим итү булачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 22, 23 һәм 24 нче октябрь көннәрендә Кариев театры 34 нче сезонның икенче премьерасын — «Сөннәтче бабай» спектаклен — тәкъдим итә. Төп рольләрдә Татарстанның  һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илфат Камалиев уйнаячак.

«Гаяз Исхакыйның „Сөннәтче бабай“, „Ул әле өйләнмәгән иде…“, „Остазбикә“, „Кәләпүшче кыз“, „Ике йөз елдан соң инкыйраз“ әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль — үзенә күрә бер новеллалар дисбесе. Аның авторлары — Булат Минкин белән Ландыш Әбүдарова — бүгенге көн чынбарлыгыннан үткәнгә күпер суза һәм киләчәккә караш ташларга чакыра», дип хәбәр итә Г.Кариев театрының матбугат хезмәте.

Премьера уңаеннан 14 октябрь 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе һәм 21 октябрь 18:00 сәгатьтә «Сөннәтче бабай» спектаклен матбугат чараларына тәкъдим итү булачак.