Азнакайда татар язучылары туган телебез, аның язмышы турында сөйләде

Районда язучылар Марсель Галиев һәм Вахит Имамов кунакта булды.

(Азнакай, 8 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Күренекле татар язучылары Марсель Галиев һәм Вахит Имамов районда кунакта булды. Әдипләр иҗатлары белән таныштырды, туган телебез, аның язмышы хакында сөйләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар төбәкне өйрәнү музее белән танышты. Аннан Азнакайның 1нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр белән очраштылар.

«Чын татар уллары, кызлары булып үсәрсез дип ышанам. Көчле, кыю, дәрманлы булыгыз! Милләтебезгә гадел хезмәт итегез», — диде Марсель Галиев.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев шундый тирән мәгънәле, кызыклы очрашу өчен кунакларга рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәне мәктәп укучылары концерт номерлары белән бизәде.

Язучылар мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк итте.