Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале узачак

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.

(Казан. 8 октябрь, "Татар-информ"). Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивалендә катнашырга теләүчеләрне чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

  • «Идел» фестивале 2011 елда гамәлгә куелган. Чараның төп максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

Чарада Россия төбәкләре һәм башка илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлаучы урта һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм әлеге бүлекләрне тәмамлаган яшьләр, шулай ук вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр чакырыла.

Фестивальдә катнашучыларның яше – 16-35 яшь (балалар номинацияләрендә катнашучыларныкы – 7-15 яшь).

Фестиваль «Башкорт халык җыры» (озын көй) яки «Татар халык җыры» (озын көй); башкорт профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) яки татар профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) эстрада җыры, башкорт яки татар профессиональ композиторының академик җыры номинацияләре буенча үткәрелә.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.