Уфа халкын паркта Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльгә кушылып биергә чакыралар

Проект яшьләр арасында башкорт биюен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 9 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Уфаның Матросов паркында Республика көненә багышланган флешмоб узачак. Теләгән һәркемне Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт ансамбленә кушылып биергә чакыралар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Флешмоб сентябрь аенда социаль челтәрләрдә #минбейейем #танцуюбашкирскийтанец #учубашкирскийтанец хэштеглары белән башланган акция кысаларында үткәрелә.

Проект яшьләр арасында башкорт биюен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ансамбль YouTubе видеохостингында башкорт биюен өйрәнә башлаучылар өчен видеодәресләр сериясен дә тәкъдим итте.