TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә

Гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

TAT CULT LAB / музыка — ул яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, музыкант һәм шагыйрьләр өчен уздырыла торган Татарстандагы беренче лаборатория. Быелгы тема — глобализация дәверендә үзбилгеләнүне эзләү.

Лаборатория үзара тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр алышу максатыннан республиканың яшь осталарын, Россиянең их яхшы белгечләрен һәм федераль дәрәҗәдәге музыкантларны берләштерә. 3 атна дәвамында төркемнәр заманча татар музыкасын иҗат итәчәк.

Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.