Александр Змеул Казанда Аксеновның мирасы турындагы сайтны тәкъдим итәчәк

Чара Василий Аксеновның музей-йортында узачак.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). 10 октябрьдә Казандагы Аксеновның музей-йортында язучының иҗатына багышланган рәсми мемориаль "Остров Аксенов" сайтын тәкъдим итү кичәсе узачак. Бу хакта аның музей-йортында хәбәр иттеләр.

"Остров Аксенов" (ostrovaksenov.ru) интернет-порталы язучы тормышына, иҗатына һәм мирасына багышланган. Сайтның контенты язучының туганы Александр Змеул ярдәмендә барлыкка килгән. Тәкъдим итү кичәсендә ул Василий Аксеновның архивы белән эшләү барышы турында бәян итәчәк.

"Без язучының тормышын, иҗатын һәм мирасын заманча итеп бирү формасын озак эзләдек. Безнең портал —архив, музей, мәдәни үзәк һәм тикшеренү китапханәсенең симбиозы. Без әле зур эш башында гына торабыз", – дип белдергән Александр Змеул.

"Остров Аксенов"сайтын тәкъдим итү 18.30 сәгаттә башланачак.