Опера һәм балет театрында – “Белоснежка и семь гномов”

10 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Карэн Хачатурянның балалар һәм өлкәннәр өчен “Белоснежка и семь гномов” спектакле күрсәтеләчәк

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 10 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Карэн Хачатурянның балалар һәм өлкәннәр өчен “Белоснежка и семь гномов” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль композиторның 90 еллыгына багышлана.
“Белоснежка и семь гномов” балеты театр сәхнәсендә 1997 елда Мәскәү хореографы Борис Мягков һәм рәссамнар Анатолий һәм Анна Нежныйлар тарафыннан куела. Быел спектакль яңартыла: яңа костюмнар тегелә, спектакль партияләрен труппаның яшь солистлары тарафыннан яңадан ятланыла. Бу турыда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.