Әлмәттә С.Сөләйманова премияләрен тапшырдылар

Кичә Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреатларын котлау һәм премияне тапшыру тантанасы узды.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”) Кичә Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреатларын котлау һәм премияне тапшыру тантанасы узды.
Искә төшереп үтәбез, бу премия 2006 елда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте карары нигезендә бирелә башлый. Быел бу премиягә “Күңел күккә омтыла” китабы өчен Ульяновскидан шагыйрә Лена Сабитова-Садыйкова (Иделбикә), “Әгәр син булмасаң” китабы өчен Казаннан Вәкыйф Нуруллин һәм “Энекәш” китабы өчен Мансур Шиһапов лаек булдылар. Кызыксындыру премияләрен Мөслим районыннан Әхмәт Дусайлы, Әлмәттән Илүсә Нәбиуллина һәм Габдуләхәт Хәбибуллин алдылар.
Саҗидә Сөләйманова стипендияләрен әдәбиятта уңышларга ирешкән 10 студент алды. Алар – Казан федераль университеты студентлары – Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Ләйсән Фәтхетдинова; Татар гуманитар-педагогика университеты студентлары – Алсу Мингалимова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Диляра Гомәрова; Казан дәүләт технология университетыннан Римма Шәехова, Алабуга дәүләт педагогия университетыннан Александр Никулаев, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Лилия Вәлиева, Әлмәт политехника техникумыннан Вячеслав Климин.
Тантана башланганчы, Казаннан килгән вәкиллек Саҗидә Сөләйманова һәйкәленә чәчәкләр салды. Танылган һәм каләм тибрәтә генә башлаган шагыйрьләр үз шигырьләрен укыдылар. Кунаклар Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда булдылар, Саҗидә Сөләйманова тормышына караган яңа экспонатлар белән таныштылар.
Аннан соң премияне тапшыру тантанасы драма театры бинасында узды. “Татнефть” ААҖте генераль директоры урынбасары, “Рухият” фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев премия тарихы турында сөйләде. Әлмәт муниципаль раойны башлыгы Ришат Әбүбәкеров “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” фонды аша мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше турында әйтте. ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр иткәнчә, Сөләйманова стипендияләрен беренче булып алучылар инде югары белем алганнар, күбесе ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән.
4 ел дәвамында премияне шагыйрәләр Флера Гыйззәтуллина һәм Роза Кожевникова, Мөслимнән әдип Фоат Садриев, Әлмәттән шагыйрә Клара Булатова, Лениногорскидан язучы Альберт Хәсәнов, казанлы Рәниф Шәрипов, Сарманнан Дамир Гарифуллин, Балтачтан Гарифҗан Мөхәммәтшин, Казаннан Асия Юнысова һәм башкалар ала. Кызыксындыру премиясен 12 әдип ала. Ел саен Сөләйманова стипендияләренә 10 сәләтле студент ия була.