Казанда “Милли һәм бөтендөнья мәдәни мирасын саклау турында” килешү имзаланды

Казанда бу көннәрдә “Мәдәни мирасны саклау өлкәсе инновацияләре системасында санлы технологияләр” дип аталган халыкара форум уза

(Казань, 8 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда бу көннәрдә “Мәдәни мирасны саклау өлкәсе инновацияләре системасында санлы технологияләр” дип аталган халыкара форум уза.

Бүген форум кысаларында “Реставрациядә инновацион технологияләрне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында” меморандумга һәм “Белем арттыру һәм кадрлар өлкәсендә хезмәттәшлек турында” протоколга кул куелды.

ЮНЕСКО кафедрасы һәм Рим реставрация үзәге арасында төзелгән “Реставрациядә инновацион технологияләрне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында” дигән ниятләр хакындагы протоколны имзалауда Мәдәният объектларын өйрәнү, саклау һәм төзекләндерү буенча халыкара үзәкнең генераль директоры Мунир Бушнаки, Бөтендөнья мирасының Россия милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия рәисе Григорий Орджиникидзе, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты. Игорь Маковецкий билгеләп үткәнчә, әлеге документ Россия Федерациясе һәм Татарстан белгечләренә реставрация өлкәсендә Мәдәният объектларын өйрәнү, саклау һәм төзекләндерү буенча халыкара үзәге белән хезмәттәшлек итү өчен стимул бирә.

Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның Греция бүлеге (ИКОМОС), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән “Милли һәм бөтендөнья мәдәни мирасын саклау турында” килешүне имзалауда Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның Греция бүлеге комитеты президенты Никос Агриантонис, Бөтендөнья мирасының Россия милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты. Мунир Бушнаки белдергәнчә, килешүләр имзалану тарихи яктан зур әһәмияткә ия. “Тарихчылар нәкъ менә Казанда Россия Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара үзәк составына кайтты дип әйтәчәкләр”, - диде ул.