Камал театры тамашачыларын “Тартюф” француз комедиясе көтә

Россия-Франция елы чараларының Франция ягы генераль комиссары Николя Шибаев әлеге спектакльны, чаралар кысаларындагы иң шәп проект, дип атады

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Икейөзлелек, юхалык, мәкер, затсызлык, хыянәт һәм... мәхәббәт, йөз аклыгы. Рухани битлеге киеп, үзен изге итеп күрсәтә алган, тирәлеккә хамелеондай яраклаша белгән кырыгалдар берәүнең гаиләне, димәк, җәмгыятьне, хәтта дәүләтне бөлдерергә, таркатырга кул сузуы, шуның өчен бернинди чирканчык гамәлдән дә тартынып тормавы таң калдыра.

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Жан Батист Мольер әсәре буенча Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелган “Тартюф” комедиясен караганда тамашачы кеше табигатенә хас шушы сыйфатларны тоемлап-барлап, күңеле аша үткәреп, яхшыны яманнан, акны карадан аерырга тырышып утырды. Чөнки төп геройларның кайсылары – Пернель ханым, Оргон икейөзле Тартюф корган ятьмәдә “чәбәләнеп” бетеп, шушы икенең чикләрен аера алмый, елан авызына үзе барган бака сыман, тормыш төпкеленә ашыга-ашыга атлый, артыннан гаиләсен дә өстери бара. Баласы язмышы хәл ителгән мәлдә Оргон яңа танышын күкләргә чөеп, ә үз гаиләсенә төкереп караган, җиткән кызы Мариана аша атлап чыгып, сөйгәненнән аерырга маташкан ата кешенең йөз аклыгын һәм мал-мөлкәтен, бигрәк тә яшь йөрәкләрнең мәхәббәтен сакларга тырышып, ертылырга җитеп тарткалашкан хезмәтче Дорина, иренең күзләрен “ачарга” тырышкан Эльмира тамашачыны үзенә теләктәш итә...

Камал театрының Искәндәр Хәйруллин (Оргон), Фәнис Җиһанша (Тартюф), Люция Хәмит (Дорина), Эльмира (Гүзәл Минакова), Хәлим Җәләй (Пернель ханым), Илнур Закиров (Дамис), Ләйсән Фәйзуллина (Мариана), Алмаз Гәрәев (Валер) һ.б. актерлары, бердән, уен осталыгын күрсәтеп, игътибарны бер йодрыкта тотуга ирешсә, икенчедән, француз рухын һәм өрфиядәй җиңеллеген дә гәүдәләндерә алды. Чыннан да, вакыйгалар темпы тиз булуы һәм диалогларның тезмә формада, ягъни рифмада бирелүе актерлардан зур осталык, тизлек һәм хәтер ныклыгы таләп итә, әйтергә кирәк, алар моңа иреште дә! Боларның һәммәсен яхшы аңлаган тамашачы рәхмәтен аягүрә алкышлап белдерде, "Афәрин!"нәрен сипте.

Россия-Франция елы кысаларындагы Татарстан-Франция уртак проекты булган әлеге спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәлеш авторы – Николя Струве, рәссамы - Бернар Мишель. Н.Струве сүзләренчә, тәкъдим булса, шушы куелышта әсәрне Европага да алып барырга мөмкин. Тамаша алдыннан сәхнә түренә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән бергә чыккан Россия-Франция елы чараларының Франция ягы генераль комиссары Николя Шибаев әлеге спектакльны, чаралар кысаларындагы иң шәп проект, дип атады. Ә шундый уртак проект хакында өч ел элек Авиньондагы очрашуда Ф.Бикчәнтәев белән килешенгән булган һәм ул, ниһаять, тормышка ашты. Болардан тыш, Мәскәүдә гыйнвар аенда камаллылар куелышындагы “Тартюф” тәкъдим ителәчәк, анда исә төрле театрларның француз вәкилләре катнашачак, шулай булгач, уртак проектның дәвамлы булуы бик мөмкин.

Кичә республика интеллигенциясе, журналистлар, студент яшьләр өчен “Тартюф”ның ябык премьерасы булса, казанлылар һәм башкала кунаклары 2 пәрдәлек әлеге комедияне декабрьдә тамаша кыла алачак.