Минзәләдән Данила Новиков «Ты супер!» тамашасында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Шоуда Россия, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Азәрбайҗан һәм Эстониядән 58 бала катнаша.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрь аенда ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм балалар өчен оештырыла торган «Ты супер!» халыкара вокал тамашасының дүртенче сезоны премьерасы булачак.

Анда Россия, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Азәрбайҗан һәм Эстониядән 58 бала катнаша. Алар арасында Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 14 яшьлек Данила Новиков та бар.

Данила вокал белән мәктәп түгәрәгендә беренче сыйныфтан ук шөгыльләнә, ә моннан ике ел элек вокал һәм баян классы буенча музыка мәктәбенә укырга керә. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана. Әле яшь булуына да карамастан, «Ты супер!» тамашасында катнашу аның өчен зур сәхнәгә беренче адым гына түгел.

«Ты супер!» тамашасында минем максат - башка катнашучыларның ничек чыгыш ясавын карау һәм берәр яңа әйбергә өйрәнү. Тагын яңа дуслар табасым, жюрида утырачак артистлар белән танышасым һәм, иң мөһиме, барысына да үземнең нәрсәгә сәләтле икәнлегемне күрсәтәсем кил», - диде Данила.