Иртәгә Казан сынлы сәнгать училищесына багышланган фәнни-гамәли конференция ачыла

Конференциядән соң Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының 125 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлый.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының 125 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачыла. Бу хакта уку йорты җитәкчелеге хәбәр итә.

Конференция «Казан сынлы сәнгать училищесы — 125 ел: танылган һәм онытылган исемнәр, тарих битләре» дип аталган. Программада — уку йорты тарихында тирән эз калдырган шәхесләргә багышланган һәм училищеның бүгенгесен анализлаган чыгышлар.

Фәнни чара кысаларында уку йорты үсешендә зур роль уйнаган Карл Мюфке, Николай Фешин, Павел Беньков, Дмитрий Мощевитин, Михаил Кац турында докладлар әзерләнгән. Шулай ук региональ сәнгать фәннәре турында да фикер алышулар каралган.

Сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанова Казан сынлы сәнгать училищесында сценографлар әзерләү үзенчәлекләре турында чыгыш ясаячак.

Конференциядән соң анда катнашучылар Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының 125 еллыгына багышланган күргәзмәне ачуда катнашалар.

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 9 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә ачыла. 17.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмә ачыла.