Питрәч музее Россиядә иң яхшылар исемлегенә кергән

Ул "Иң яхшы авыл җирлеге музее" номинациясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне музей экспозициясен булдыру буенча иң яхшы проектка Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Иң яхшы музейлар исемлегендә Питрәчнең Туган якны өйрәнү музее да бар, дип яза район газетасы. 
 
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата үткәрелгән конкурска бөтен ил буенча 150 музейдан гаризалар кабул ителгән.
 
Конкурс, беренче чиратта, төбәк музейлары эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән иде. Конкурсның географиясе киңкырлы, катнашучылар составы төрле. Конкурс туган якны өйрәнү музейларында һәм үз якташларының истәлеген мәңгеләштерергә омтылган музей берләшмәләрендә зур кызыксыну уятты.
 
Гариза материалларын караганда музей экспозициясенең патриотик һәм хәрби-тарихи бурычы, Россия тарихында тасвирлана торган вакыйгаларның әһәмияте, Бөек Ватан сугышына багышланган хәрби-тарихи өлешнең мөһимлеге исәпкә алынды. 
 
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте эшчәнлеген популярлаштыру һәм музейның төбәк бүлеге белән үзара бәйләнешен игътибарга алынды.
 
Питрәчнең Туган якны өйрәнү музее "Иң яхшы авыл җирлеге музее" номинациясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.