news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада гармунчылар фестивалендә «Идел» ансамбле җитәкчесе җиңү яулаган

Фестивальдә Самара өлкәсенең 17 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 100 кеше катнашкан.

(Казан. 8 август, «Татар-информ»), Самарада узган гармунчылар һәм такмакчылар фестивалендә «Идел» ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов I дәрәҗә лауреат булган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фестиваль электрон форматта — видеоязмалар буенча узган. Бу турыда Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

«И.Драгунов исемендәге „Гармонь моя, говорушечка“ V өлкә фестивалендә „Гармунчылар“ номинациясендә Самара шәһәр округының „Заря“ мәдәният йортының „Идел“ татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Әминов Мидхәт Шакир улы I дәрәҗә лауреат булды», диелә бу хәбәрдә.

29 июнь көнне «Социомәдәни технологияләр агентлыгы» базасында И.Драгунов исемендәге «Гармонь моя, говорушечка» V өлкә фестиваленең жюри утырышы узды. Жюри рәисе Анатолий Майоров, «Самара дәүләт мәдәният институты» ның заманча сәнгать һәм сәнгать коммуникацияләре факультетының музыка сәнгате кафедрасы профессоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре.

Жюри катнашучыларның тәкъдим ителгән видеоязмалар буенча чыгышларын ике номинациядә бәяләгән — «Такмакчылар» һәм «Гармунчылар».

Фестивальдә Самара өлкәсенең 17 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 100 кеше катнашкан. Жюри һәр номинациядә I, II, III дәрәҗә лауреатларны билгеләгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100