news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда танылган очучы Муса Гәрәевнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев юбилеена багышланган чараларны 2022 елда уздыру планлаштырыла.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 2022 елда Башкортстанда танылган очучы Муса Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәргә җыеналар. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров имза куйган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«2022 елда хәрби очучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрергә», — диелә Башкортстанның хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында пәнҗешәмбе көнне чыккан документта.

Төбәк хөкүмәтенә юбилей чараларын үткәрү планын эшләү һәм раслау йөкләнә. Әлеге чараларны үткәрүгә акча республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан бүлеп биреләчәк.

Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә БАССРның Бәләбәй өязе Илекшиде авылында (хәзерге Илеш районы) крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның 25 сентябрендә Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлаганнан соң аны фронтка җибәрәләр.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 гә якын хәрби очыш ясаган. Сугышны майор, полк штурманы итеп тәмамлый. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге Җиңү парадында катнаша.

1956 елда аңа «полковник»исеме бирелә, 1964 елдан ул сәламәтлеге какшау сәбәпле запаска китә. Муса Гәрәев Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Очучы 1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә озак авырудан соң вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100