news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент грантлары фонды Чаллыдагы проектларга 8 млн сумнан күбрәк акча бүлеп биргән

Чаллыдагы коммерцияле булмаган оешмалар 68 гариза биргән, аларның унбише хупланган.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 2020 елгы Президент грантларының ике бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре Россиядәге 116 моношәһәр арасында өченче урын алды.

Чаллыдагы коммерцияле булмаган оешмалар 68 гариза биргән, аларның унбише хупланган. Проектларны тормышка ашыру өчен 8,6 млн сумнан күбрәк акча бирелә.

Традицион рәвештә «Ключ» яшьләр театры үткәрә торган «Действующие лица» театр фестивален уздыру өчен фонд якынча ярты миллион сум бүлеп бирде. Шул ук сумманы «Танар» коммерцияле булмаган оешмасының «Табиб белән аралашу» проекты, «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы оештырган «Камада әкиятләр» фестивале алачак.

«Акыллы блогерлар мәктәбе», «Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен анимация буенча гаилә лабораториясе» проектларын, «PRO мари» яшьләр этнофорумын, «Шәһәр кешеләре» арт-объктын ясау өчен 175-300 мең сум акча бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100