news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан театр училищесын тәмамлаган Мәскәү режиссеры Татарстанда фильм төшергән

Фильмда төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм Наталья Щукина башкара.

Казан театр училищесын тәмамлаган Мәскәү режиссеры Татарстанда фильм төшергән
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер Мәскәүдә режиссер булып эшләүче Сергей Батаев Татарстанның Алексеевск районында «Речное авылыннан сугышчы балык» («Бойцовая рыбка из села Речное») дип исемләнгән кыска метражлы фильм төшергән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

«Речное авылыннан Бойцовая рыбка» фильмында төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм «Ленком» театры актрисасы Наталья Щукина башкара. Фильмның озынлыгы якынча 20 минут булачак.

«Бу — чын тарих, минем балачакның бер өлеше. Без абыем белән шуклык кылдык һәм җәза алдык, шул хәл нигез булды. Сценарийчылар белән без бу тарихны тулыландырдык һәм аңа драматик төсмер өстәдек», — дип сөйли фильмның режиссеры Сергей Батаев.

Сюжетның нигезенә гади авыл гаиләсендәге өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән автобиографик мизгелләр салынган.

Уйлап табучылар фильмның премьерасын илдәге барлык чикләү чаралары гамәлдән чыгарылган вакытта булыр дип планлаштыра.

Сергей Батаев 2015 елда ГИТИСны, 2017 елда Никита Михалковның кинематография һәм театр сәнгате академиясен тәмамлый. Режиссер буларак 2018 елда кыска метражлы «Старый вояка» фильмы белән дебют ясый. Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100