news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районының Кече Салтык авыл китапханәсендә җәйге укулар уза

Күргәзмәдә татар телендәге иң кызыклы, якты китаплар, әкиятләр һәм шигырьләр тәкъдим ителгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Идел таңнары», Рәсимә Сабирова). Кече Салтык авыл китапханәсендә «Китаплы җәй» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Күргәзмәдә татар телендәге иң кызыклы, якты китаплар, әкиятләр һәм шигырьләр тәкъдим ителгән, алар балаларның ялын кызыклы гына түгел, файдалы да итәргә мөмкинлек бирә.

Җәйге укулар балаларда китапка карата кызыксыну уяталар, уку мәдәниятенә тартылалар, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100