Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел 33 меңнән артык кеше Сабантуйларга әзерлек буенча онлайн-курслар үткән
Курслар дәвамында 21 лекция, 6 осталык дәресе һәм 3 иҗади очрашу узган.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Сабантуйлар үткәрүчеләр өчен оештырылган онлайн-курсларда 34 меңгә якын кеше белемен ныгыткан. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Сабантуйларга әзерлек буенча онлайн эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады.
Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздыра торган онлайн-курсларга 480 кеше язылган. Алар арасында 19 илнең татар диаспорасы вәкилләре бар. Болар — Австралия, Бельгия, Болгария, Чехия, АКШ, Германия һәм башка ил вәкилләре.
Актив тыңлаучылар буларак Россия Федерациясенең 34 регионыннан һәм Татарстанның 27 районыннан вәкилләр катнашкан.
Онлайн курсларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белгечләре, Республиканың Көрәш федерациясе, санкт-Петербург дизайнерлар берлеге вәкилләре дәресләр биргән.
Укулар онлайн форматта Zoom, YouTube, Instagram мәйданчыкларында барган. Курслар дәвамында 21 лекция, 6 осталык дәресе һәм 3 иҗади очрашу узган.
Социаль челтәрләрдә видеоязмалар актив каралган. @tatfolkның төрле социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында видеоязмалар 33 818 кеше танышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз