XI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә 52 илдән 700дән артык фильм кабул ителгән

Сайлап алу комиссиясе фильмнарны карауга кереште

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында 5-11 сентябрь көннәрендә уздырылачак XI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 52 иленнән 700дән артык фильм теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 200 гаризага күбрәк.

Казан кинофорумының теркәлгән потенциаль катнашучыларының географиясе шактый киң. Аерым алганда, Россия, Европа илләре (Бөекбритания, Германия, Испания, Италия, Норвегия, Польша, Португалия, Сербия, Финляндия, Франция, Болгария, Швеция, Хорватия, Черногория), Америка (Канада, АКШ, Бразилия, Мексика, Боливия), Азия (Әфганстан, Бангладеш, Бахрейн, Һиндстан, Индонезия, Иордания, Гыйрак, Иран, Катар, Кытай, Кувәйт, Ливан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Төркия), Африка (Алжир, Гвинея, Мисыр, Марокко, Тунис) кебек илләрдән эшләр кабул ителгән. Традицион рәвештә, элек Советлар Союзы составына кергән илләр – Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Беларусь, Үзбәкстан, Украина да активлык күрсәткән. Тагын 2 гариза өлешчә танылган илдән һәм этногеографик төбәктән – Фәләстыйн һәм Көрдстаннан килгән.

Беренче мәртәбә фестивальдә Атлантик океандагы утрау-ил – Кабо-Верде Республикасы кинематографы да тәкъдим ителә.

Татарстан барлык категорияләрдә гариза тапшырган (уен фильмы – тулы һәм кыска метр, документаль фильм – тулы һәм кыска метр, анимация). Татарстан кинематографлары Бөек Ватан сугышы һәм күп милләтле республиканың музыкаль иҗаты темасына аеруча зур игътибар биргән. Мисалга, уен фильмнарының берсендә күренекле дирижер Рөстәм Абязов уйный, ике документаль фильм композитор София Гобәйдуллинага багышлана.

Татарстаннан читтә, Россия төбәкләрендә, шулай ук Финляндия, Германия, Казакъстанда яшәүче татар режиссерларыннан да гаризалар кабул ителгән.

“Быел конкурсның оештыру комитетына Россия төбәкләреннән тулы метражлы хезмәтләр шактый күп килде, – дип сөйләде фестивальнең программа директоры Альбина Нәфыйкова. – Яшь режиссерлар төшергән фильмнарда күренекле Россия актерлары – Раиса Рязанова, Алексей Ясулович, Кирилл Плетнев, Инга Оболдина, Семен Стругачев уйный. Азия фильмнарында Корея көнкүреше дә, мөселман Һиндстаны да, Кытайдагы мөселман-уйгурлар тормышы да чагылыш таба. Кыскасы, бу сезонда кызыклы һәм үзенчәлекле картиналар шактый күп”.

Сайлап алу комиссиясе 3-4 атна дәвамында эшләячәк. Шуннан соң конкурс программасы формалашачак, диелә XI Казан кинофестивале матбугат үзәге хәбәрендә.