“Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” Балтачка да килеп җитте

Алар белән Квестлар үткәрелә

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). “Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” Республикакүләм балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле мәктәпләр арасында татар телендә ШТК (КВН) уеннары оештыра. Ел саен Казанның иң зур сәхнәләрендә 3 уен сәхнәләр колачлый: фестиваль, ярымфинал һәм финал. Оештыручылар вазыйфасын Татарстанның иң актив яшьләре башкара.
Бу уеннарның максаты күпкырлы: яшь буынга татар теленә мәхәббәт тудыру һәм татар телен киң кулланышка кертү, төрле ял итү формалары аша өлкән сыйныф укучыларының иҗади һәм социаль активлыгын үстерү, буш вакытларында кызыклы һәм иҗади эш белән шөгыльләндерергә шартлар булдыру.

Хәзерге көндә безнең оешма 14 мәктәп туплый. Аларның берсе – Актаныш командасы, ә үткән елларда ШТК уеннарында Яр Чаллы, Cамара, Балтач, Байлар Сабасы, Башкортстан командалары катнашты.
Быел Шаяннар Тапкырлар Клубы командасы Балтач районы якларына килеп җитте. “Романтик” лагере җирлегендә 110 бала һәм 15 әйдаман күңел ачалар, ял итәләр һәм җәй көннәрен файдалы итеп үткәрәләр. Алан дәверендә балалар өчен дәресләр һәм остаханәләр эшләде, алар арасында - татар теле, чәч үрү, кул эшләре, психология һ.б. өлкәләр буенча мастер-класслар. Алар белән популяр спорт һәм интеллектуаль уеннарның бер төре – ул да булса популяр Квестлар үткәрелә, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.